«ПРО Образование – 2022» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 17 сентябре, шимбә

«ПРО Образование – 2022» Бөтенроссия мәгариф журналистикасы конкурсы катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Аны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы. Бәйгегә Россиянең 53 төбәгеннән катнашучылардан 279 материал алынды. Иң актив төбәкләр арасында – Мәскәү, Башкортостан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе. Журналистларның эшләре 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.

2022 елгы бәйгенең үзенчәлеге – киңәйтелгән география: Россия төбәкләреннән авторлар һәм басмалардан тыш, анда Донецк һәм Луганск халык республикалары вәкилләре катнаша.

Конкурска журналистлардан һәм ММЧ вәкилләреннән, блогерлардан, шулай ук үз медиапроектларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларыннан (балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә һәм урта һөнәри белем оешмалары, шулай ук педагогик югары уку йортларыннан) гаризалар кабул ителә.

Конкурс 12 номинация буенча үткәрелә, аларның исемлеге рәсми сайтта бар. 

Катнашучыларга ярдәм итү өчен техник һәм оештыру мәсьәләләрендә 8 (926) 891-05-27 телефоны буенча кайнар линия оештырылган.

Конкурста җиңүчеләрне 25 ноябрьдә Мәскәүдә узачак бүләкләү тантанасы вакытында игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International