Укучылар булачак һөнәрләр белән колледжларга яки җитештерү предприятиеләренә йөреп таныша алачак. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов икътисадның реаль секторы предприятиеләре, Урта һөнәри белем бирү системасы һәм башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча панель сессиясе барышында белдерде.
«Бездә Һөнәри юнәлеш бирү өчен барлык ресурслар да бар, һәм хәзер укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга мөмкинлек бирүче заманча механизм булдырыла. Бездә тәрбия эше өчен планлаштырылган сәгатьләр бар, аларның берсендә «Мөһим турында сөйләшүләр» уздырыла, тагын бер сәгать яки ике сәгатьне һөнәри юнәлеш бирү программалары өчен бүлеп бирергә була», – дип шәрехләде Сергей Кравцов.
Мәгариф министры «Профессионалитет» программасында катнашучы колледжларның, шулай ук җитештерү предприятиеләренең мондый дәресләр үткәрү өчен потенциалы турында искәртте.
Ул ассызыклаганча, урта һөнәри белем бирү системасы динамик рәвештә үсә – бу хакта колледжларга керү кампаниясе нәтиҗәләре сөйли.
Мәгариф оешмаларының заманча матди-техник базасы формалаша, заманча остаханәләр саны арта. Хәзерге вакытта 2, 274 остаханә ачылган, ел ахырына кадәр тагын 900 остаханә төзеләчәк.
Моннан тыш, төбәкләрдә алдан һөнәри әзерлекнең 56 үзәге булдырылган, ел ахырына аларның саны 59га кадәр артачак.
2022 елда 43 төбәктә атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, химия һәм фармацевтика тармагы юнәлешләре буенча 71 мәгариф-җитештерү үзәге (кластер) оештырылган.
2023 елда проектның географиясе 55 төбәккә кадәр киңәячәк, ә тармак партнерлары саны 200 дән 378 гә кадәр артачак.
Икътисадның барлык тармакларына «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруны киңәйтү планлаштырыла. Бу проектта эре тармак партнеры булмаган колледжларга катнашырга, аларда яңа укыту-җитештерү комплекслары булдырырга, чыгарылыш сыйныф укучыларына товарлар һәм хезмәтләр булдырырга, үз эшләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Бу-креатив индустрияләр, хезмәтләр һәм логистика, компьютер программаларын һәм кушымталарын эшләү өлкәләре.