Сергей Кравцов: "Эш бирүче предприятиеләрнең саны арта бара"

2022 елның 16 сентябре, җомга

Мәгариф системасы югары квалификацияле белгечләр әзерләргә һәм илебез икътисадын заманча кадрлар белән ныгытырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Бүгенге көндә күбрәк эш бирүче предприятиеләр белем бирү процессына кертелә. Бу яңа укыту-җитештерү киңлекләре булдырырга, яңа программалар эшләргә, мәсәлән, «Профессионалитет» прораммасын эшләргә, һәм, иң мөһиме – белгечләрне Россия икътисадының төп тармаклары ихтыяҗларына һәм конкрет җитештерү бурычларына әзерләргә мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International