Идел буе федераль округы регионнарыннан балалар «Балачакны кайтару» фестивалендә катнашалар

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасыннан фестивальдә Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Лаеш, Идел буе, Әлмәт, Нурлат һәм Алабуга балалар йортларында тәрбияләнүче 32 бала катнаша

2022 елның 15 сентябрендә Уфада ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм һәм социаль адаптация буенча «Балачакны кайтару» округ фестивален ачу тантанасы булды. Чарада Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 400 гә якын бала һәм яшүсмер катнашты.

Балалар өчен экскурсия һәм күңел ачу программасы әзерләделәр: музейларга бару, лимонария, спектакль күрсәтү һәм кичке дискотекалар.

Балачак бәйрәме 17 сентябрьдә республиканың үзәк мәдәни мәйданнарының берсендә – «Башкортостан» ДКЗда узачак зур концерт белән тәмамланачак. Конкурс һәм ярышларда җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International