Илнең иң яхшы туган тел укытучысы өчен тавыш бирү башланды.
Бүген ярымфиналистлар сыйныф сәгате уздыра, аның нәтиҗәләре буенча 5 конкурсант кына финалга үтәчәк. Әйдәгез бергәләп безнең укытучыбыз, туган телебезне, республикабызны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итүче Казанның 116 нчы лицееннан Зилә Габдиновага ярдәм итик!
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашучы укытучылар өчен онлайн тавыш бирү бүген, 16 сентябрьдә 24.00 сәгатькә кадәр тәмамланачак. Сез түбәндәге сылтама буенча тавыш бирә аласыз: https://vk.com/app7198399#poll63173761342b6d0cfd56a0a3
Исегезгә төшерәбез, 17 төбәктән: Санкт-Петербург, Кабарда-Балкар Республикасы, Чуваш Республикасы, Чуваш Республикасы, Дагстан, Коми, Саха (Якутия), Төньяк Осетия-Алания һәм Татарстан, Байкал арты һәм Ставрополь крайларыннан, шулай ук Киров, Липецк, Түбән Новгород, Новгород, Рязань һәм Тула өлкәләреннән килгән укытучылар лауреатлар булдылар.
Ярышларда илебезнең күпчелек төбәкләреннән килгән педагоглар катнашты. Алар 60тан артык туган телдә сөйләшүчеләр.
Бәйге беренче тапкыр 2022 елда илдә игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.