Рөстәм Миңнеханов: Белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлавыбыз куандыра

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университеты мәйданында авыл мәктәпләре һәм кече шәһәр укучылары өчен АгроНТИ-2022 Бөтенроссия конкурсы финалы ачылды. Финалистларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник сәламләде.

Татарстан АгроНТИ конкурсында катнашучыларны инде берничә ел рәттән кабул итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Чара бөтен Россиядән укучыларны берләштерә, диде ул.

«Бүген белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлый алуыбыз сөендерә. Аңлашыла ки, югары уку йорты — иң югары әзерлек дәрәҗәсе. Сез - безнең киләчәгебез», - диде ул конкурсантларга.

ТР Президенты укучыларга ярышларда уңышлар теләде һәм Россиядә аграр университетларның зур ярдәм алуын билгеләп үтте.

Иван Бортник Казан аграр университетының гасырлык юбилеена бәйле рәвештә конкурс финалын Казанда уздырырга карар кылынганын әйтте. «Конкурсның масштабы арта, һәм бу бик сөендерә. Цифрлаштыру белән бәйле яңа номинацияләр барлыкка килә, чөнки агроиндустриягә яңа юнәлешләр килә һәм ул шуның белән үсә. Без нәкъ менә бу номинацияләрнең үсеп килүче буында кызыксыну уятуын күрәбез», - диде ул.

АгроНТИ-2022 конкурсының финал этабы Казан дәүләт аграр университетында 16-17 сентябрьдә узачак.

«Укучылар өчен АгроНТИ»ның төп нияте: цифрлы агротехнологияләр өлкәсендә эшли торган компанияләр алдынгы белем һәм эшләнмәләрен авыл укучылары белән уртаклаша. Максат - балаларны агросферада эшләү перспективалары белән таныштыру, иртә һөнәри юнәлеш бирү, яңа технологияләргә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International