"Россия педагог-психологы – 2022" Бөтенроссия конкурсының федераль этабы 1 октябрьдә ачылачак

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

1 октябрьдә «Россия педагог-психологы – 2022» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы ачыла. Төбәк этабы 20 сентябрьгә кадәр Россия субъектларында уза. Конкурсның оештыручысы –Россия Мәгариф министрлыгы.

Чарада белем бирү оешмаларының педагог-психологлары, шул исәптән ачык һәм ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләре, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре катнаша.

«Россия Педагог-психологы – 2022» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы 15 номинация буенча уза.

1 октябрьдә Мәскәү дәүләт психология-педагогика университетында «Россия педагог-психологы – 2022» Бөтенроссия конкурсының федераль этабын ачу тантанасы узачак.

2 октябрьдә «Мастер-класс» конкурс сынавы, 3 октябрьдә – «Блиц-интервью» конкурс сынавы узачак.

5 октябрьдә Мәскәүдә «Россия педагог-психологы – 2022» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесен, призерларын һәм лауреатларын игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International