Быел «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы Төмәндә уза. Регион узган ел җиңү яулаган Төмән шәһәренең 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Еатерина Костылева ярдәмендә укытучылар арасында иң мөһим һәм масштаблы һөнәри осталык конкурсын кабул итә.
21 сентябрьдә Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында тантаналы ачылыш була, ул конкурсның йомгаклау этабына старт бирәчәк. Анда шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның да катнашуы планлаштырылган.
Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалында 2 нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин катнашачак. Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә ул Татарстанда «Ел укытучысы – 2022» конкурсында җиңүче булды. Илсур Рөстәм улына бары тик уңышлар телибез һәм аның өчен җан атачакбыз!