Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елга Министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыра башлау турында игълан итә.
Министрлыктан экспертлар составына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, һөнәри һәм академик берләшмәләр вәкилләреннән 15 кеше керә.
Ел ахырына кадәр экспертлар республика халкы белән берлектә Министрлыкның алдагы елга иң мөһим эш юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәкләр. Кергән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн тавыш бирүгә чыгарылачак. Татарстанлылар тәкъдим ителгән максатларга һәм бурычларга тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алачак.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алга таба ведомство эшенең киләсе елга биш-җиде өстенлеге билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами Формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль буенча проект Татарстанда 2018 елдан бирле тормышка ашырыла.