Укучылар «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләренә барырга тиеш, чөнки алар белем бирү программаларының бер өлеше. Укучылар шулай ук материалларны үзләштерергә һәм укытучы биремнәрен үтәргә тиеш.
«Мөһим турында сөйләшүләр» – дәрестән тыш дәресләр циклы, анда укучылар илебез тарихы һәм мәдәнияте, аның дөнья процессларындагы роле белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар", – диелә министрлык хәбәрендә.
Мондый дәресләрнең төп максаты – укучыларның Ватанына, анда яшәүчеләргә, тарихка, табигатькә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтен үстерү. Моннан тыш, класс җитәкчеләре һәм мәктәп укучылары Гаилә традицияләре, дәүләт символлары һәм хәзерге фән турында сөйләшәләр.
Педагоглар өчен дәресләр үткәрү буенча әзер сценарийлар һәм методик тәкъдимнәр эшләнде. Дәрес видео, презентация материаллары һәм интерактив биремнәр белән бергә булырга мөмкин.
Россия мәктәпләрендә 5 сентябрьдән һәр дүшәмбе беренче дәрес буларак «Мөһим турында сөйләшүләр» циклы дәрестән тыш дәресләр уза. Уку елында барлыгы 34 дәрес үткәреләчәк.