Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы Алтай краенда

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бүген, 20 сентябрьдә, эш визиты белән Алтай краена Татарстан делегациясе килде, аның составында – Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советына керүче көллият директорлары.

Визит «Алтайда мәгариф һәм фән көннәре – 2022» IV Региональ форумы кысаларында уза һәм бүген «Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә төп трендлар: белем бирү процессында катнашучылар өчен яңа рольләр» мәйданчыгы ачылды.

Чарада шулай ук Алтай краеның һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы катнашты. Пленар өлешендә җитәкчеләрне Алтай крае Мәгариф һәм фән министры урынбасары Галина Синицына сәламләде. Докладлар белән Алтай крае Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Наталья Дмитриева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова, Казан педагогика көллияте директоры, ТР буенча директорлар советы рәисе Анфиса Җәләлова, В.К. Штильке исемендәге Барнаул дәүләт педагогика көллияте директоры, Алтай крае буенча директорлар советы рәисе Михаил Самолетов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы делегациясе Барнаул шәһәренең 6 һөнәри белем бирү оешмасында булды. Озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру максатыннан тантаналы рәвештә Алтай крае һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар Советы һәм Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы арасында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International