Россия Президенты Владимир Путин яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбияләү үзәкләрен булдыру мәсьәләсе буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Документ Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә «Россия Хәрби сәнгать берлеге» гомумроссия иҗтимагый берләшмәләренең аның төбәкара бүлекчәләре базасында яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбияләү үзәкләрен төзү турындагы тәкъдимен хупларга кушты. Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Антон Вайно билгеләнде.
Россия Оборона министрлыгы, Россия ФСБ, Россия ЭЭМ, Россия гвардиясе, Россия ГХМ, Россия ДОСААФ, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Яшьләр министрлыгы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә дәүләт башлыгы яшьләргә хәрби-спорт әзерләү һәм патриотик тәрбия бирү системасын булдыруда «Россия Хәрби сәнгать берлеге» гомумроссия иҗтимагый берләшмәсенә булышлык күрсәтергә кушты, шул исәптән матди базаны, укыту процессын оештыру өчен кирәкле булган җиһазларны исәпкә алып. Сергей Шойгу, Александр Бортников, Владимир Колокольцев, Виктор Золотов, Александр Куренков, Александр Колмаков, Сергей Кравцов, Валерий Фальков, Ксения Разуваева, Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары җаваплы итеп билгеләнде.
Йөкләмәләрне үтәү турындагы Доклад 2022 елның 1 декабренә кадәр әзерләнергә тиеш.