2022 елгы БДИның өстәмә чоры штат режимында узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елда өстәмә бердәм дәүләт имтиханы штат режимында узды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт. 

Рус теле һәм математика буенча өстәмә срокларда 5-20 сентябрьдә үткәрелде. Өстәмә чорда төп периодта дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган һәм аттестат алмаган укучылар имтиханнарны тапшыра алды.

Имтиханнар Россиянең Чукотка автономияле округыннан тыш барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдәге мәгариф оешмаларында узды. БДИның өстәмә чорында катнашуга 13 меңгә якын кеше теркәлгән. БДИ үткәрү өчен 430 имтихан үткәрү пункты (ППЭ), 7074 оештыручы җәлеп ителде. Имтихан барышын 500дән артык җәмәгать күзәтүчесе күзәтте.

БДИ үткәрү тәртибен бозган өчен өстәмә чорда имтиханнардан 40 кеше алынды, аларның нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уза алмаган катнашучылар имтиханнарны киләсе елга гына тапшыра алачак.

Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм югары уку йортына керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу мәҗбүри булып рус теле һәм математика буенча БДИ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International