Kazan Digital Week форумының Пленар утырышларында күпсанлы социаль сәясәт мәсьәләләре карала. Челтәрдә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү — бүген күпләрне борчый торган төп проблема, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева форум вакытында.
«Безнең һәрберебез интернетта куркынычсыз урын формалаштырырга,үзе турында һәм иң мөһиме балаларыбыз турында мәгълүматны сакларга тиеш. Бу ата-аналарны һәм педагоглар җәмгыятен борчыган төп сорау», - диде ул.
Татарстан вице-премьеры фикеренчә, ел саен яңа мәйданчыклар үсә торган Kazan Digital Week эше кысаларында кибер куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итүнең актуальлеген һәм кирәклеген аңлауга тагын берничә тапкыр кайтачаклар.