ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында укыту-методик эш буенча идарә башлыкларының урынбасарлары белән республика киңәшмәсе узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында муниципаль районнарның мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыкларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары белән киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов, гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева һ. б. катнашты.

Киңәшмәдә укучыларның функциональ грамоталылыгын Формалаштыру һәм бәяләүгә кагылышлы, 2022 елда республика белем бирү сыйфатын бәяләү системасы кысаларында үткәреләчәк бәяләү чараларының актуаль сораулары, яңартылган ФГОС НОО һәм ООО, шулай ук 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак ФГОС СОБОга керәчәк үзгәрешләр каралды.

Киңәшмәдә шулай ук гаилә формасында һәм үзлегеннән белем алу мәсьәләсе каралды, узган уку елы ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләренә анализ ясалды.

Яр Чаллы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лидия Золотарева гаилә белеменең альтернатив чараларының берсе буларак көндезге-читтән торып уку формасында белем алуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International