«Классная тема!» Бөтенроссия телевизион шоу финалистлары өчен тавыш бирү башланды

2022 елның 23 сентябре, җомга

23 сентябрьдә «Классная тема!» Бөтенроссия телевизион тапшыруында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды. Ул «Россия 1»телеканалы эфирында үз предметларын тәкъдим итәчәк җиде финалистны билгеләячәк. Шоу Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Россия 1» телеканалы тарафыннан VK мәгълүмати ярдәме белән оештырыла.

Иң яхшы педагогны теләгән һәркем сайлый ала: моны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге махсус чат-бот ярдәмендә эшләп була.

Көз башыннан 35 ярымфиналда катнашучы ВКонтакте социаль челтәрендә «Классная тема!» берләшмәсендә үзләренең видеодәресләрен тәкъдим итте.

Педагоглар рус теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия, география, биология һәм тарих фәннәре буенча үзләренең авторлык методикаларын күрсәттеләр.

Катнашучыларның финалга чыгуы өчен Бөтенроссия тавыш бирүе 2022 елның 23 сентябреннән 1 октябренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә «Классная тема!» берләшмәсендә барачак. Җиде предметта тәкъдим ителгән җиде номинация буенча тавыш бирергә мөмкин.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган җиде педагог «Россия 1» телеканалындагы гранд-шоу финалында чыгыш ясаячак, алар анда үз карьералары дәверендә булган иң кызыклы дәрес уздырачак. Гранд-шоу финалында укучылар ролендә залдагы тамашачылар һәм телевизор караучылар гына түгел, студия кунаклары да булачак: танылган галимнәр, космонавтлар, музыкантлар, театр һәм киноның популяр артистлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International