Төмәндә 16 нчы гимназия базасында «Россиянең Ел укытучысы – 2022» конкурсы финалистлары дәресләр бирә башлады. Конкурсантлар үзләре махсуслашкан уку предметы буенча дәрес үткәрәчәкләр. Тема гимназиянең календарь-тематик планлаштыру һәм эш программасы нигезендә билгеләнә. Дәрес үткәрелә торган яшь төркемен финалистлар мөстәкыйль сайлыйлар.
Жюри дәрес үткәргәндә методик һәм психологик-педагогик грамоталылыкны, коммуникатив мәдәниятне һәм уку мотивациясен яклауны бәяләячәк. Бәяләүнең мөһим критерийлары профессиональ мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади һәм адекват якын килү, коммуникатив культура, максатчанлык һәм нәтиҗәлелек, үткәрелгән дәресне рефлекс итү булачак.
«Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсында булачак җиңүченең, төп приз – «Зур бәллүр пеликан» иясенең исеме 5 октябрьдә игълан ителәчәк. Традиция буенча, конкурс программасын Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге конкурс төркемендә, шулай ук «Россия-Культура» телеканалы эфирында күзәтеп була.