Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе 19 октябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 19 октябрьдә ел саен үткәрелә торган традицион Бөтенроссия ата-аналар белән очрашачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Очрашу барышында Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре БДИ һәм ДЙА-9, Бөтенроссия тикшерү эшләре, белем бирү сыйфатын тикшерү, белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм аккредитацияләү, башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Анзор Музаевка сорауларны алдан ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Рособрнадзор битендә һәм электрон почта аша бирергә мөмкин ege@obrnadzor.gov.ru.

Сорауларны язмача яки видео-хәбәр форматында җибәрергә мөмкин. Очрашу барышында иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар биреләчәк. Очрашуны туры эфирда Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Rutube платформасында күрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International