Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Республикабызның мәктәпкәчә белем бирү системасы илебезнең иң яхшы традицияләренә һәм мәдәни кыйммәтләренә нигезләнеп, хәзерге дөнья таләпләре белән бергә атлый.
Бүгенге бәйрәм – бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерә торган көн.
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак – һәркем өчен кадерле чор. Чөнки нәкъ менә әлеге дәвердә баланың сәламәтлек, акыл, әхлак кебек иң мөһим шәхес сыйфатларына һәм, гомумән, дөньяга мөнәсәбәтенә нигез салына.
Педагог, тәрбияче булу – ул бик югары дәрәҗә. Балаларыбызның киләчәге нәкъ менә сездән башлана. Сез кечкенә укучыларның беренче укытучылары да, яшь әти-әниләрнең остазлары да. Сабыйларыбызның иминлеге дә сездән, сезнең тәҗрибәгездән, педагогик сәләтегездән һәм зирәклегегездән тора.
Бүген республикабызның мәктәпкәчә белем бирү системасында 50 меңнән артык хезмәткәр эшли, аларның 22 меңгә якыны - педагог. Алар - тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, психологлар, логопедлар, дефектологлар һәм, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бер генә балалар бакчасын да тырыш пешекчеләрдән, игелекле һәм кайгыртучан кече тәрбиячеләрдән, шәфкать туташларыннан һәм балалар бакчасында яхшы шартлар тудыручы, балаларыбызга үзләрен өйдәге кебек хис итәргә булышучы хезмәткәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый.
Хөрмәтле остазларыбыз! Сезне бәйрәмегез белән ихлас тәбриклибез. Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!