"СМИротворец-2022" конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга багышланган "СМИротворец" ХIV Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына эшләр кабул итү бәйгенең рәсми сайтында 12 июльдә башланды.

Узган елдагы кебек үк, гаризалар һәм конкурс материаллары электрон форма аша кабул ителә.  

 2022 елда конкурсның 8 номинациясе булачак: "Телевидение", "Печать", "Интернет", "ЭТНОзвук", "Детские и молодежные СМИ", "Культурный код", "Поколение мультимедиа" и "Блоги".

Конкурста катнашучылар булырга мөмкин:

төп номинацияләрдә:

- федераль, төбәк һәм этник массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары басылып чыккан (гаммәви мәгълүмат чараларында эфирга чыккан) авторлары һәм журналист коллективлары;

махсус номинацияләрдә:

- материаллары массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләр берләшмәләрендә, видеохостингларда урнашкан югары уку йортларының профильле факультетлары студентлары;

- блогерлар, аларның оригиналь материаллары социаль челтәрләрдә һәм махсус платформаларда урнаштырылган;

- 2021 елның 1 августыннан 2022 елның 1 августына кадәр социаль челтәрләр, видеохостинг һәм махсус платформаларда басылып чыккан (эфирга чыккан) эшләр карауга кабул ителә. 

Конкурс турында нигезләмәне укып, конкурска эшләрне "СМИротворец" рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.

Ноябрь аенда Мәскәүдә федераль конкурста җиңүчеләр бүләкләнә.

Элемтә өчен координаталар: оештыру комитетының электрон почтасы konkurs@nazaccent.ru,

элемтә өчен телефон 8 495 978 02 89.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International