«Салават күпере» шифаханәсендә балаларның беренче ял сменасы төгәлләнде. Сменада республиканың 14 районыннан 90 бала катнашты.
18 көн дәвамында балалар төрле чараларда, конкурсларда, мастер-классларда катнаштылар, спорт ярышларында көрәштеләр, җырлар өйрәнделәр һәм табигый материалдан эшләнмәләр ясадылар. Уку турында да онытмадылар.
Барысы да уңай һәм шатлык белән тулган тату атмосферада узды. Смена дәвамында балалар таныштылар һәм дуслаштылар.
Хәзер 3-20 октябрьдә узачак икенче сменаны формалаштыру бара.