Казанда 21-24 сентябрьдә 2021/2022 уку елы сезоны Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем оешмалары укучылары арасында мәктәп волейбол Лигасы турнирының Бөтенроссия этабы узды.
Ярышларда илнең 9 төбәгеннән – Калининград өлкәсеннән, Красноярск краеннан, Мәскәүдән, Новосибирск өлкәсеннән, Башкортстаннан, Санкт-Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән, Ярославль өлкәсеннән, Татарстаннан 18 команда катнашты.
Финал Татарстанның төп волейбол аренасында – Волейбол үзәгендә узды.
Татарстаннан «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының региональ финалында җиңүчеләр командалары – Кайбыч районы Федоров мәктәбенең яшүсмерләр командасы һәм Теләче районы Шәтке мәктәбенең кызлар командасы катнашты. Ике команда да мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.
Бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Командаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!