25 сентябрьдә Казанда республиканың 38 районыннан килгән катнашучылар белән VII тәрбиягә бала алган гаиләләр форумы узды. Шулай ук форумда хакимият органнары вәкилләре, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Татарстан гаиләләрен озата бару хезмәтләре белгечләре катнашты.
Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда ата-аналарның һәм алар төзегән иҗтимагый берләшмәләрнең ятим балаларны урнаштыруның гаилә формаларын үстерүдә катнашуы мәсьәләләре каралды. Ата-аналар өчен тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләү һәм гаиләдә мөнәсәбәтләр проблемалары буенча тренинглар, мастер-класслар, дискуссия мәйданчыклары һәм башка укыту, интерактив чаралар үткәрелде.
15 актив ата-ана ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә белән тәэмин итүне үстерүгә керткән өлеше, Татарстанның яшь гражданнарының физик сәламәтлеге, рухи байлыгы, әхлакый чисталыгы, балалар йөрәгендә мәхәббәт, ышаныч һәм өмет уяткан өчен тантаналы шартларда бүләкләнде.
Форумны оештыручы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Без бергә!» Региональ иҗтимагый оешмасы.