ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы утырышы

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

23 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советының «Мәктәптә һәм аның диварларыннан тыш балаларның иминлеге» темасына багышланган утырышы узды, анда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре чакырылган иде.

Киңәшмәдә мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең тәрбия эше буенча урынбасарлары, республика ата-аналар советы вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре Советы әгъзалары, ата-аналар җәмәгатьчелеге, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләре, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының медицина хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

«Ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм укыту җаваплылыгы»;

«Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау»;

«Энтеровирус инфекциясе авыруы буенча вәзгыять турында»;

«Наркомания психологиясе. Тәрбия һәм аномаль тәртип. Проблеманы чишү юллары».

Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясады. Йомгак ясауда 2022-2023 уку елына республика ата-аналар советы бурычлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International