Яңа уку елыннан башлап һәр дүшәмбедә Россиянең барлык мәктәпләрендә «Мөһим турында сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресләр үткәрелә. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова әлеге дәресләрнең «Сыйныф сәгате»ннән ниләр белән аерылып торуын аңлатты.
«Бүген бала өчен нәрсә мөһим? Олы кеше өчен нәрсә мөһим? Барыннан да элек, тынычлык һәм татулык, дуслык һәм үзара аңлашу, дип уйлыйм. Һәр кеше өчен гаилә һәм аның кыйммәтләре мөһим, бер-береңә мәхәббәт, балаларның - олыларга, олыларның балаларга булган мәхәббәте, хайваннарга һәм табигатькә карата мәхәббәт мөһим. Мондый дәресләр балаларның яшен истә тотып үткәрелүен, формаль булмавын, балаларны уйларга, фикер йөртергә, сөйләргә һәм үз позицияләрен якларга өйрәтүләрен телибез», – диде ул.
Ларионова мондый дәресләрдә шәхсән катнашырга җыенуын билгеләп үтте. Барыннан да элек, беркетелгән районнарда – бу Казанның берничә районы, Алабуга, Яр Чаллы һәм Менделеевск. Бу турыда тулырак материалда укып була.