27 сентябрьдә, сишәмбе көнне, «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итү көне кысаларында туры эфир узды.
Туры эфир эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева һ. б. катнашты.
Туры эфирдан соң республикада яшәүчеләрне дистанцион кабул итү узды.
Иң еш килә торган мөрәҗәгатьләр – сөйләмне төзәтү белән шөгыльләнүче балаларга ярдәм итү, балалар бакчаларында урыннар булу, яңа балалар бакчалары төзү һ.б.