Мамадышның 2 нче лицее директоры Салават Гыймранов республиканы «Россия ел директоры» Бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Мәктәптә белем бирү системасында идарәчеләрнең төп бәйгесенең йомгаклау этабы – «Россия ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы 29 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә узачак. Конкурсның беренче көне чараларында Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның катнашуы планлаштырылган. Конкурсны оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында бөтен илдән 700 дән артык кеше катнашты. Конкурсның турыдан-туры этабында катнашу өчен 30 мәктәп директоры сайлап алынды.

Иң яхшы утызлыкка эләгү өчен, конкурсантлар онлайн-тест уздылар, портфолио тәкъдим иттеләр. Алда аларны өч турдан торган конкурсның бер этабы көтә.

Конкурс барышын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге конкурс операторының (Россия Мәгариф министрлыгының Мәгариф инициативалары үзәгенең) рәсми битендә күзәтеп була.

«Россия ел директоры» конкурсында җиңүчене бүләкләү 1 октябрьдә башланачак, ул укытучылар атнасының төп чараларының берсе булачак. Быел Укытучылар атналыгы илнең барлык педагогик җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле вакыйга булачак, чөнки чаралар 2023 елда Россия Федерациясе Президенты игълан иткән педагог һәм остаз елы башланыр алдыннан бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International