29 сентябрьдә Казанда «ТатарКино» тамаша залында «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирү сериалы премьерасы булачак. Күрсәтмә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган шул ук исемдәге проектның яңа сезоны стартына багышланган.
Сериянең төп геройлары медицина, it, медиа, бизнес, инженерлык, фән һәм сәнгать өлкәләре вәкилләре булды. Һәр сериядә тамашачы шәхси хезмәт һәм уңыш тарихы белән танышачак, ә аны караганнан соң, үзләре өчен гадәти һөнәрләргә кагылышлы кайбер нәтиҗәләр ясаячак. Традицион күңел ачу сериалларыннан аермалы буларак, «Киләчәккә Билет» яшьләргә гамәли файда китерү максатыннан төшерелде.
Сериалның беренче сезоны премьерасыннан соң өлкән укучылар өчен «Киләчәккә Билет» һөнәри юнәлеш бирү проекты мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасында проектның региональ операторы – Татарстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге вәкилләре белән ачык дискуссия узачак.
Сессиягә теркәлү сылтама буенча үткәрелә. Ул 15.00 сәгатьтә башлана.