Арчада Татарстанда «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе белән берлектә 2022 елда «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәкләре оештырылган Татарстан мәктәпләре җитәкчеләре өчен республика семинары уздырды. Семинар Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Семинарда «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эшен оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды: матди-техник базаны һәм белем бирү мохитен үстерү, белем бирү эшчәнлеген оештыруга методиканы һәм алымнарны камилләштерү. 

Семинар эшендә Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. 

2022 елда «Заманча мәктәп» проекты чараларын тормышка ашыру үзенчәлекләре, шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәкләренең төп индикаторлары һәм эшчәнлек күрсәткечләре турында гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина сөйләде.  

Физика, химия һәм биология дәресләрендә укучыларның табигый-фәнни белемен үстерүдә цифрлы лабораторияләрне куллану мөмкинлекләре белән КФУ педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәгенең гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы тьютор Гөлнара Минһаҗева таныштырды.  

ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Равил Хәмитов челтәр элемтәләрен оештыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.  

Байлар Сабасы гимназиясе директоры Айнур Шәймәрданов һәм В.Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Эльвира Сафина «Үсеш ноктасы» үзәкләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International