«Белем» җәмгыятенең «Мәктәп лекорлары лигасы» яшь мәгърифәтчеләр өчен Бөтенроссия конкурсына гаризалар җыю башланды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Россия «Белем» җәмгыятенең яңа масштаблы проекты — «Мәктәп лекорлары лигасы» Бөтенроссия конкурсы башланды, аның барышында 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге талантлы мәгърифәтчеләр бөтен ил буенча яшьтәшләре белән белемнәрен уртаклашу һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен яхшырту мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурста катнашу бушлай, гаризалар җыю 31 октябрьгә дәвам итә. Конкурсантлар үз сәләтләрен башта онлайн-форматта, аннары шәхси рәвештә күрсәтәчәк. «Мәктәп лекорлары лигасы» финалы Мәскәүдә узачак, финалистлар башкаланың иң югары уку йортларында чыгыш ясаячак. Интеллектуаль ярышның беренче сезоны нәтиҗәләре буенча 20 җиңүче ачыкланачак, аларны «Белем» җәмгыяте «Гади сәяхәт кенә түгел» проекты кысаларында илнең уникаль урыннары буенча кыйммәтле призлар һәм сәфәрләр белән бүләкләячәк.

Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы — гомуми белем бирү мәктәбе яки урта махсус уку йорты укучысы үз көчләрен агарту конкурсында сынап карый ала. Конкурс барышында балалар онлайн-форматта һәм шәхсән федераль мәйданчыкларда күп баскычлы сайлап алу узачаклар, ә аннан соң иң көчле лекорлар үз сәләтләрен Мәскәүдә финал этабында күрсәтәчәкләр.

Конкурска гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен сигез юнәлешнең берсен сайлап була: социаль-гуманитар фән, табигый фән, бизнес һәм карьера, фән һәм технология, медиа һәм маркетинг, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм зоо, экология һәм хәйриячелек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International