«Taтaр сүзе» нәфис сүз осталары бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия һәм «Яңа Гасыр» ТРК АҖ оештыра.

Премиаль фонд 1000 000 сум.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак татар классик әдәбиятын саклау максатыннан оештырыла.

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International