Укытучылар атнасы чаралары илнең барлык төбәкләрен колачлаячак

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Бу көннәрдә “Россия ел укытучысы” һәм “Россия ел директоры” Бөтенроссия конкурсларына йомгаклар ясалачак, “Россия ел остасы” конкурсы, авыл мәктәпләре укытучылары форумы кысаларында пленар утырыш, “Россия 1” телеканалында  чыгачак “Классная тема” беренче шоу финалында катнашучы җиде кешене тәкъдир итү булачак.

5 октябрьдә, Укытучылар көнендә,  «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел директоры»  «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел  педагог-психологы», «Россиянең ел укытучы-дефектологы», «Россиянең ел остасы», «Йөрәгемне балаларга бирәм» һөнәри педагогик осталык конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.  Дәүләт Кремль сараена Авыл укытучылары съезды делегатлары, Студентлар Җыелышында катнашучылар - педагогик югары уку йортлары лидерлары, Бөтенроссия эксперт педагогия советы әгъзалары, вәкилләре җыелачак

6 октябрьдә "Укытучы – Россиянең  киләчәге" Бөтенроссия педагогик белем бирү форумы старт ала, шулай ук ачык дәресләр, блогер укытучыларның осталык дәресләре узачак.

Укытучылар атнасы программасы 9 октябрьдә тәмамланачак.

Үткәрү көннәре: 2022 елның 1-9 октябре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International