Казан педагогика көллияте укытучысы Наталья Королева Татарстанны «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсы финалында тәкъдим итәчәк

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген Екатеринбургта «Ел мастеры» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы финалы старт ала. Төрле этапларда ул илнең 3 000 көллият һәм техникум педагогларын берләштерде.

Татарстан Республикасын Бөтенроссия конкурсы финалында Казан педагогика көллияте укытучысы Наталья Королева тәкъдим итәчәк. Без аның өчен шатланабыз һәм уңышлар телибез!

Йомгаклау этабында беренче тапкыр Мәгариф кейслары конкурсы узачак: катнашучылар командада эшләү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Икенче конкурс сынавы - «Ачык дәрес». Җиңүчене «Һөнәргә гашыйк булу» дигән соңгы сынау билгелиячәк.

Мәгариф министрлыгы оештырган «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының финалы 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Екатеринбург һәм Югары Пышма шәһәр округларының 13 мәйданчыгында узачак. Свердловск өлкәсе ярышларны уздыру мәйданчыгы итеп очраклы гына сайланмады: узган ел бу төбәктән катнашучы Дмитрий Кадочников конкурста җиңү яулады.

Ачылу тантанасын трансляцияләү Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә Россия Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә башланачак (https://vk.com/minprosvet).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International