28 сентябрьдә Казан федераль университетында ачылган Россия «Белем» җәмгыяте мультимедиа лектория студиясендә «В деле!» бизнес-интенсивына үз эшен ачкан яки үз идеяләрен бизнеста тормышка ашырырга хыялланган яшьләр җыелды. «Белем» җәмгыятенең бу яшьләр агарту проектын хупларга топ-экспертлар килде. Интенсивка карата зур кызыксыну уятып, онлайн-трансляция алып барылды, аның язмасын «Белем» җәмгыяте сайтында карарга мөмкин.
Лекцияләрдә, практикумнарда һәм мастер-классларда спикерлар интенсивта катнашучыларны уңышлы «тормыш эшен» ачу серләре, бизнесны үстерү өчен иң прогрессив маркетинг, финанс һәм инвестицион инструментлар белән таныштырдылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук республикада планлаштырылган яки гамәлгә ашырыла торган идеяләргә профессиональ бәя бирделәр.
«Белем» Россия җәмгыятенең әлеге проекты яшьләрнең бизнес-потенциалын ачуга юнәлдерелгән, ул 2022 елда илнең 41 төбәген колачлаячак. Анда 8500 яшь кеше катнашачак, 1100дән артык эксперт чыгыш ясаячак. Интенсивлар яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен, креатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россиядә бизнес ачу һәм үстерүнең юридик, финанс һәм башка аспектларына багышланган. Алар илнең дистәләгән шәһәрендә уңышлы узды.