"2022 елда ведомство карамагындагы университетларга "Мәгариф һәм педагогик фәннәр" әзерлек юнәлеше буенча 36 мең бюджет урыны бүлеп бирелде. Бу узган елдагы кебек үк, һәм алдагы елга караганда бераз күбрәк. Иң мөһиме, 2021 ел белән чагыштырганда, педагогик юнәлешләргә һәм белгечлекләргә бирелгән гаризалар саны 1,5 тапкырга арткан һәм 370 меңнән артык гариза тәшкил иткән". Татьяна Васильева сүзләренчә, мондый үсештә университетларның үзләренең өлеше зур: профориентация юнәлешен үстерү һәм бу өлкәне популярлаштыру. Моннан тыш, 49 абитуриент Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, алар Россия педагогия университетларын сайлап беренче курска укырга кергән.
2022/23 уку елының кабул итү кампаниясе 22 июньдә башланып, 33 педагогика университетында һәм 12 филиалында узды. Көндезге уку формасы буенча кампания 25 июльдә тәмамланса, читтән торып уку формасы буенча кабул итү 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Мәгариф министрлыгы барлык процессның техник, оештыру, эчтәлекле, педагогик интеграциясен тәэмин итте. Быелгы үзенчәлек "Югары уку йортына онлайн укырга керү" суперсервисын куллану. Сегменттагы иң популяр юнәлеш - "Педагогик белем". Аның буенча бер урынга 12 кеше булды. Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы 8 югары уку йорты иң популяр педагогик университетлар рәтендә.
Абитуриентлар ешрак "Әдәбият", "Җәмгыять белеме", "Чит тел буларак рус теле " әзерлек профильләрен сайлаганнар. МПГда педагогик белем бирүнең "Инглиз һәм француз теле" профиле буенча иң югары үтү баллы - 276 , ә БДИ буенча уртача балл - 92.
Быел бакалавриатның яңа белгечлекләре: "Этнофилология белеме", "Game-педагог", "Белем бирү инжинирингы, инглиз теле", "Робототехника һәм технология" профильләре, шулай ук магистратурада да яңа программалар бар.