Киләсе елда урта сыйныфлар өчен финанс грамоталылыгы дәресләре мәҗбүри булачак

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә финанс грамоталылыгын укыту мәҗбүри булачак. Уку курсы 10-11 сыйныфларда «Җәмгыять белеме» фәненә кертеләчәк, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте.

"Өлкән сыйныф укучылары финанс базары, Россия Банкының бурычлары һәм функцияләре, финанс технологияләре, инфляция сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында системалы белем алачак", – дип билгеләделәр министрлыкта.

Дәресләрдә шулай ук шәхси финанслар һәм мошенниклардан саклау, бюджет җайга салуы һәм салымнар, финанс өлкәсендә һөнәри эшчәнлек үзенчәлекләре белән бәйле темалар каралачак.

Финанс грамоталылыгы өлкән сыйныф укучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертелгән. Укыту программалары киләсе елның 1 сентябренә яңа таләпләр белән әзерләнергә тиеш.

Финанс грамоталылыгы дәресләре бу уку елыннан 1-9 нчы сыйныфларда мәҗбүри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International