Еатеринбургта «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясаячаклар

2022 елның 30 сентябре, җомга

Урта һөнәри белемне үстерү һәм популярлаштыру максатларында Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2 октябрьдә Урта һөнәри белем көне итеп билгеләнде.

2022 елга Россия Мәгариф Министрлыгының чаралар планы нигезендә республиканың һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан урта һөнәри белем көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрелә.

Агымдагы елның 2 октябрендә Екатеринбургта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин катнашында Урта һөнәри белем бирү оешмалары производствога өйрәтү осталары арасында «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясау, Урта һөнәри белем бирү системасы атказанган хезмәткәрләрен, мәгариф оешмаларын, Урта һөнәри белем бирү системасын үстерүдә катнашучы иң эре эш бирүче партнерларны бүләкләү тантанасы уздыру планлаштырыла.

«Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының финалына республикадан Казан педагогика көллияте укытучысы Наталья Королева чыкты.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасыннан 25 кешедән торган делегация катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International