Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне белән рәсми котлавы

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Кадерле педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче бәйрәм – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

Сезгә, остазларыбызга, Татарстан Республикасы мәгарифе үсешенә керткән өлешегез, үз һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, сабырлыгыгыз, күңел җылыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәсем килә.

Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча мөһим, чөнки яшьләрнең яңалыкка омтылышы янәшәсендә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге булу кирәк. Без нәкъ менә сездән өйрәнәбез, авыр минутларда киңәш сорап сезгә киләбез.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм озын гомер телим сезгә. Һәр яңа туган көн якыннарыгызның мәхәббәте һәм күңел җылысы белән тулы булсын, туганнарыгыз үзләренең игътибары һәм кайгыртулары белән сөендереп торсыннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International