Россиядә "Киләчәк коды" мәктәп укучылары өчен бушлай программа курсларына теркәлү дәвам итә. Ике атна эчендә 30 мең бала язылырга өлгергән. Дәресләргә барлыгы 100 мең укучы кушыла алачак. Курслар 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Ул 2 ел дәвам итәчәк.
Укытуны «Яндекс», Иннополис университеты, «1С» һәм ИТ-өлкәнең башка вәкилләре оештыра. Катнашу өчен, проект битендә уку курсын һәм форматын сайларга кирәк. Моны мәктәп укучылары үзләре, әти-әниләре яки законлы вәкилләре дә эшли алачак. Гаризаны тикшергәннән соң, шәхси кабинетка керү өчен сынауга сылтама киләчәк. Укучыларга шулай ук тест үтәргә, ә сайлап алу биремен уңышлы үтәгәннән соң мәгариф оешмасы белән килешү төзергә кирәк булачак.
Проект турында "Дәүләт хезмәте" сайтынннан тулырак белергә мөмкин.