Педагогларга һәм ата-аналарга бүгенге заман балалары кереп чумган мохит белән танышырга кирәк. Бу беренче чиратта социаль челтәрләр. Һәм икенчесе, балалар белән алар телендә сөйләшергә өйрәнергә.
Бу хакта «Белем мохите» онлайн-программасы эфирында юридик һәм филология фәннәре докторы, профессор, криминалистика кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Елена Галяшина сөйләде. "Без балаларыбызның кайсы социаль челтәрләрдә күбрәк вакыт үткәрүен, кызыксынуларын, кемнәргә язылганнарын белергә тиеш", - ди эксперт.
Укытучыга, балаларны яхшырак аңлау һәм аларның нинди тирәлектә үсүен белү өчен, мәктәптә генә түгел, интернетта да аралашырга кирәк. Әгәр укучы агрессиягә һәвәс булса, педогог беренче чиратта аның белән сөйләшергә, аны тыңларга тиеш. Эксперт фикеренчә, балаларга һәм укытучыларга бер-берсенә игътибарлырак булырга кирәк, ачыктан-ачык сөйләшеп фаҗиганы булдырмый калырга мөмкин.