Илсур Һадиуллин студентларны һәм укытучыларны Урта һөнәри белем бирү көне белән котлады

2022 елның 2 октябре, якшәмбе

Кадерле укытучылар, җитештерүгә өйрәтү осталары, һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар!

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2 октябрь Урта һөнәри белем бирү көне дип игълан ителде.

Үзенең данлыклы 82 еллык тарихында һөнәри белем бирү системасы уңышлы юл узды, илебез өчен лаеклы эшче кадрлар әзерли алуын исбат итте.

Бүгенге көндә һөнәри белем бирү системасының төп бурычы – заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә халыкара дәрәҗәдәге югары квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләү.

Республикабызның һөнәри белем бирү оешмалары әлеге бурычны үтәү өчен бәяләп бетергесез зур хезмәт куялар. Укучыларыбыз заманча, югары технологияләр белән җиһазландырылган лабораторияләрдә һәм остаханәләрдә укый алсын өчен яңа ресурс үзәкләре булдырыла, һөнәри белем бирү программалары WorldSkills халыкара хәрәкәте стандартлары белән тәңгәлләштерелә, нәтиҗәле укытуның инновацион модельләре гамәлгә ашырыла, «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында көллиятләрдә заманча җиһазландырылган остаханәләр ачыла.

Хөрмәтле урта һөнәри белем бирү системасы остазлары! Барлык уңай үзгәрешләрдә сезнең өлешегез бик зур. Нәкъ менә сез, һәр баланың сәләтен ачып, укучыларыгызга дөрес юл сайларга ярдәм итәсез, киләчәкләре ышанычлы булырлык итеп белем бирәсез һәм авыр минутларында терәк була беләсез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм  һәм илебез үсеше өчен зур әһәмияткә ия хезмәтегездә яңа казанышлар телим. Сәламәт булыгыз, энергиягез ташып торсын, киләчәккә ышанычыгыз югалмасын!

Барлык һөнәри белем бирү оешмалары студентларына киләчәк һөнәр серләрен үзләштерүдә уңышлар, күңел күтәренкелеге, якты киләчәк телим.  Хыялларыгыз тормышка ашсын, һөнәри юлыгыз бәхетле тормышка илтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International