«Россиянең Ел укытучысы – 2022» конкурсы лауреатлары мастер-класслар бирә

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Төмәндә «Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары «Мастер-класс конкурс» сынавын уза. И.Я.Словцов исемендәге музей комплексы мәйданчыгында алар практик нәтиҗәлелеккә ия булган шәхси һөнәри техниканы күрсәтәләр.

«Мастер-класс» конкурс сынавын икенче тур жюри, ата-аналар һәм «Большая перемена» конкурсында җиңүче укучылар бәяли.

Мастер-класслардан соң лауреатларга пресс-конференция форматында сынау үтәргә туры киләчәк, анда конкурсантларга укучылар, ата-аналар, ММЧ вәкилләре һәм һөнәри бергәлек вәкилләре сораулар бирәчәк.

Икенче тур нәтиҗәләре буенча биш призер билгеләнәчәк, алар 3 октябрьдә Мәскәүдә йомгаклау этабының өченче турында катнашачак. «Педагогик совет» финал сынауларында алар Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән заманча мәгарифнең актуаль бурычлары турында фикер алышачаклар һәм аны үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итәчәкләр.

«Россиянең Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсында җиңүче, төп приз – «Зур Бәллүр пеликан» иясенең исеме 5 октябрьдә игълан ителәчәк. Традиция буенча, конкурс программасын Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт төгәлләячәк, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.

Сынаулар барышын конкурсның рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге конкурс төркемендә, шулай ук «Россия-Культура» телеканалы эфирында күзәтеп була, анда «Конкурс көндәлекләре» трансляцияләнәчәк.

«Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы инде 33 нче тапкыр үткәрелә. Ел саен конкурс 100 меңнән артык укытучы җыя, иҗади педагогларны берләштерә һәм вәкиллекле экспертлар берләшмәсе төзи. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International