"Быел конкурста яңа сынаулар да, узган елдан калган "Уңыш формуласы" да бар . Бик уңышлы формат. Күп кенә яңалыклар да бар. Беренче мәртәбә, конкурсантларның чыгышын, эксперт жюри белән бергә балалар жюрие дә бәяләячәк. Бу акланган, чөнки без балалар өчен эшлибез һәм алар да тавыш бирергә хокуклы. Аларның, мәктәп директорларына биргән бәяләрен зурлар белән чагыштыру бик кызык булачак, - диде конкурс жюрие рәистәше, "Мәктәптә административ эш практикасы" журналының баш мөхәррире Андрей Бакурадзе.
Сынау ике этаптан торачак
Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан Республикасыннан Мамадышның 2 нче лицее директоры Салават Гыймранов катнаша. Аңа уңышлар телибез һәм җиңү белән кайтуын көтәбез!
Белешмә өчен:
«Россия ел директоры» Бөтенроссия конкурсы 2021 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючы - Россия Мәгариф министрлыгы.