Татарстанда «Россия көчләре урыны» федераль әһәмияттәге проект гамәлгә ашырыла

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бу уникаль проект Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарының патриотик тәрбиясе» федераль проекты кысаларында уза. РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган проектның максаты, Россия территориясендә географик-табигый урыннарны эзләү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чараларны эшләү һәм гамәлгә кертү.

Инициативаның актуальлеге, 2022 елның, РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип танылу факты белән дә раслана.

"Россия көчләре урыны" - илнең төрле почмакларының калейдоскобы гына түгел, теге яки бу объектның барлыкка килү тарихы турында хикәя. "Көч урыны" белән бәйле легендалар соңгы рольне уйнамый. Камчаткадан Мәскәүгә кадәр, Карелиядән Геленджикка кадәр. Россия чыннан да уникаль һәм табигый объектларга бай. Оештыручыларның бурычы - россиялеләргә илнең кайбер почмакларының уникальлеген күрсәтү генә түгел, аларны бу урыннарның матурлыгын үз күзләре белән күрергә ышандыру. https://mestasil.ru/ сайтында, 2022 ел дәвамында иң күренекле "көч урыннары" өчен тавыш бирү барачак. Әмма тавыш бирү - бу әле барысы да түгел. 2022 елның сентябреннән проект сайтында "көч урыннары"ның  тарихи, мәдәни һәм географик үзенчәлекләрен белү өчен интерактив викториналар сериясеннән торган гомумроссия конкурсы старт алды. Конкурста җиңүчене приз - ноутбук көтә.

2022 ел башыннан https://mestasil.ru/ сайтында узган ачык гомумроссия тавыш бирүенең I этабы нәтиҗәләре буенча, Россиянең иң кызыклы һәм уникаль "көчләр урыны" Зөя утрау-шәһәрчеге булды.  Ул беренче 10 лыкка керде. Сентябрьдә башланып киткән  II этап кысаларында "Россия көчләр урыны" проекты лидеры сайланачак, һәм Татарстан Республикасының шундый лидер булырга барлык шанслары да бар.

Өстәмә мәгълүматны Матбугат үзәгендә ачыкларга мөмкин:

7(495) 795-7179, e-mail: : me@djangocom.ru (Елена Ходырева), шулай ук https://mestasil.ru/ проектының рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International