5 октябрьдә күп илләрдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу көн шулай ук мәгариф хезмәткәрләре өчен һөнәри бәйрәм. Турыдан-туры эфирда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, шулай ук Удмуртиядә фаҗига һәм андый хәлләрне булдырмау чаралары турында сөйләде.