Идел буе университеты һәм Талантлар университеты талантлы спортчыларны медик-биологик тикшерүгә старт бирде

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Идел буе университеты һәм Талантлар университеты тарафыннан перспективалы спортчыларны, шулай ук профильле спорт белеме алырга җыенган балаларны ел буе медик-биологик тикшерүгә  старт бирелде. Әлеге тикшеренүләр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты каршындагы Физик культура һәм спорт милли тикшеренү институты базасында университетларның уртак лабораториясендә уздырыла.

Иң беренчеләрдән булып медицина-биологик тикшеренүне «Рубин»  футбол академиясе спортчылары - Татарстан Республикасында сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгенең Талантлар Университеты базасында эшли торган «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча профильле программаларында катнашучылар узды. Футболчылардан тыш, тикшеренүләр шулай ук Татарстан Республикасының чаңгы ярышлары буенча яшүсмерләр җыелма командасы өчен дә үткәрелде, алар шулай ук профильле программаларда катнашалар.Якын арада лабораториядә волейбол һәм спортның башка төрләре буенча перспективалы спортчыларны тикшерү эше планлаштырылган.

Мондый тикшеренүләр тренерларга спортчыларны сайлап алырга, аларның гомуми һәм махсус әзерлек дәрәҗәсен контрольдә тотарга, нәтиҗәләрне алга таба яхшырту өчен тренировка процессына төзәтмәләр кертергә, аларны динамикада күзәтергә булыша.

Тикшеренүләр спортчыларның потенциалын ачыкларга гына түгел, ә аларның функциональ торышын мониторинглауны да гамәлгә ашыралар һәм хроник  киеренкелекнең иртә билгеләрен ачыклыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International