Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының элеккеге урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе һөнәри белем бирү отличнигы Гафуров Таһир Гафур улын туган көне белән котлады һәм аңа “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.
Таһир Гафуровичның гомуми педагогик һәм идарә стажы 55 елдан артык.
Таһир Гафур улы уку йортлары челтәрен саклап калуга һәм үстерүгә, инновацион учреждениеләр булдыруга, укыту-матди базасын камилләштерүгә, укыту процессын компьютерлаштыруга, җитештерү эшчәнлеген киңәйтүгә, база предприятиеләре белән үзара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, инженер-педагогик кадрларны сайлап алуга һәм аларның квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, УНПОны лицензияләү, аттестацияләү һәм дәүләт аккредитациясе буенча эксперт советы, УНПО инженер-педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе составында актив эш алып барды, бүләкләү һәм аттестация комиссияләре әгъзасы булды.
Хезмәт эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре өчен Таһир Гафур улы ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик оешмалары исеменнән Таһир Гафур улын 75 яшьлек юбилее белән котлап нык сәламәтлек, озын гомер тели.