Түбән Камада 2023 елда ике мәктәп һәм биш азык-төлек блогы капиталь ремонтланачак

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Киләсе елда федераль программа кысаларында Түбән Каманың 7 нче һәм 21 нче мәктәпләрендә капиталь ремонт көтелә , шулай ук биш мәктәптә азык-төлек блогы да ремонтланачак. Бу хакта, эшлекле дүшәмбедә, Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итте.

«Шулай ук 2 нче гимназия бинасын ремонтлауда да республика ярдәменә ышанабыз. Хәзерге вакытта педагогик көллиятне ремонтлау буенча проект-тикшерү эшләре башкарыла, - диде спикер.

Быел беренче сыйныфка 3 895 укучы кергән, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Түбән Кама районында 61 мәктәптә барлыгы 33 377 укучы белем ала. Моннан тыш, 197 укучы гаиләда белем ала.

Икенче сменада 1 620 укучы белем ала, бу мәктәп укучыларының 4,85% тәшкил итә (узган ел 7,34%). 2022 елның 1 сентябреннән:  1нче һәм 5нче сыйныф укучылары яңартылган ФГОС башлангыч һәм төп гомуми белем бирү буенча белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International