Татарстанда быел 243 педагог грантлар алды. Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән тагын 145 укытучы 10 меңнән 60 мең сумга кадәр айлык түләү ала.
Республикада грантлар гамәлгә ашырыла. Грант ярдәмендә, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен гомуми белем бирү оешмасынан 30 иң яхшы педагогка, бер тапкыр 100 мең сум акча түләгән.
Моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчеләрне әзерләгән 13 укытучыга, бер тапкыр 100 мең сум түләнелгән.
Быел туган телдә белем бирүче 100 предмет укытучысы һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләр 50 мең сум күләмендә грантлар отты.