Завойский исемендәге халыкара премияне һинд институты профессоры алды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Е.К. Завойский исемендәге Халыкара премиясе Һиндстан технология институты Адъюнкт-профессоры Мадраса Санкаран Субраманианга бирелде. Ул бу премиягә  электрон парамагнит-резонанс томографиясенә керткән өлеше өчен лаек дип табылды.  Бүләкләү тантанасы Татарстан Фәннәр академиясендә узды, лауреат анда онлайн катнашты.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин искә төшергәнчә, премия атаклы галим хөрмәтенә аталган, ул 1944 елда Казан университетында электрон парамагнит резонансы күренешен ачкан.  Ул премиянең аерым статуска ия булуын һәм дөньякүләм фәнни бергәлектә танылуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International